Айдар Галимов

Айдар Галимов

Артист турында:
Айдар Галимов 1967 елда Казах ССРның Мәдәният авылында туа. Башкирия Дәүләт Университенда юридик югары белем һәм Казан Педагогик Университетында мызыкаль белем ала. Иҗади эшчәнлеген 1989 елда Башкорт радиоконкурсы лауреаты буларак башлый. Шул ук елны “Татар жыры” дипломанты була. 1993 елда Айдар Галимов “Айдар” эстрада студиясен оештыра.

Профессиональ сахнәгә «Моћнар кайтсын авылга» җыры белән чыга, киң гастроль эшчәнлеге белән Казанда, Уфада, Татарастан һәм Башкортостан шәһәрләренда һәм Рәссәй шәһәрләрендә чыгыш итә.

1995 елда “Башкортыстанның атказанган артисты”, 1996 елда “Татарстан республикасының атказанган артисты” исемен ала. Танылган җырчы куптән тугел генә Курултай депутаты буларак сайланды.

Айдар Галимов репертуарында 400 җырдан артык — татар, башкир, рус, инглиз, узбек, төрек телендә. Аларның дистәләре татар һәм башкорт җырларының алын фондына кергән.

Моңлы, җанлы, назлы җырлар беркемне дә ваемсыз калдыра алмый, Айдар Галимов җырларын белмәгән кешеләр юк. Ә бер мәртәбә аның көйләрен ишетсәң, аларны яратмый алмыйсый.

Клиплар: