Адель Хамзин

Адель Хамзин

Артист турында:
Адель Хамзин 1984нче елның 19 декабрендә Казанда туа. Адель иҗади, музыкаль гаиләдә үсә. Аның әтисе – Алмаз Хамзин (хәзер конферансье, пародист) “Казан кызы” группасында җырдады, әнисе “Саз” ансамбле белән чыгыш итә иде. Аделгә 5-6 яшь булганда әтисе төркеме белән җырларга аранжировкалар яза иделәр, ә кечкенә Адель кызыксынып йорегән.

Аделның 12 яшендә әтисе анарга компьютер һәм синтезатор ала. Адель Хамзин урта мәктәбә белән музыкаль мәктәпне дә бетерә, соңырак Татар Дәүләт Гуманитар-педагогика университетының музыкаль факультетында белем ала.

Университетта укыган чагында, Адель Хамзин “Сафар” төркеме белән студентлар фестивалендә беренче урын ала, соңырак “Ягымлы яз” бәйгесендә Гран-прига лаек була.

Зур сәхнәгә Адель Хамзин беренче тапкыр Хәмдүнә Тимергалиеваның клавишнигы буларак чыга.

Бүгенге көндә Адель Хамзин звукорежиссура белән шөгылләнә, җырлар яза, концертларда катнаша, диджей булып эшли. “Сәләтлә кеше барлык эштә сәләтле” дигән мәкалә нәкъ Адель Хамзин турында.