Зиля Сунгатуллина

Зиля Сунгатуллина

Артист турында:

Зиля Сунгатуллина (Сөнгатуллина Зилә) Даян кызы Башкортыстанның Кичи районының Кичи авылында туа. 1973нче елда Зилә Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1983нче елда Зиля ханым Казан Дәүләт консерваториясендә соло җырын алып бара. 1998нче елда ул профессор була, шул ук елдан ул кафедра мөдире була.

1973нче елдан Зиля Сунгатуллина Муса Җәлили исемендәге Татар дәүләт академик театрының солисткасы. Ул кырыктан артык рус, татар, чит ил композиторларның операларында төп ролләрне башкарды.

1980нче елда Зиля ханым Татарстан республикасының халык артисты исеменә лаек була.

1984нче елда ул Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәуләт премиясен ала.

1995нче елда Зиля Сунгатуллина Рәссәй Федерациясенең халык артисты исемен ала.

Хәзерге көндә Зиля ханым Сунгатуллина актив концерт эшчәнлеген алып бара, опера спектаклләрендә катнаша, Рәссәй, Украина, Литва, Чехия, Англия, Ирландия, Финдндия, Германия, Швейцария, Төркия, Америка Кушма Штатлары шәһәрләрендә концертлар бирә.

Шулай ук Зиля Сунгатуллина куп тапкыр бәйгеләрдә жюри буларак катнашу ала. Ул Глинка исемендәге Рәссәй конкурсы, Рөстәм Яхин исемендәге халыгара җырчылар конкурсында, “Йолдызлык” бәйгесендә жюои булды, Сәлих Сәйдәшев исемендәге региональ җырчылар конкурсында һәм Илхам Шакиров исемендәге халыгара татар җыры башкаручылары бәйгесендә җюри председателе булганы бар.

Клиплар: