Зуфар Хайретдинов

Зуфар Хайретдинов

Артист турында:
Зуфар Хайретдинов (Зөфәр Хәйретдинов) 1959нчы елның октябрендә туа. Мәктәпне тәмамлауга,Казан Дәүләт акхитектура-төзелеш университетына укырга керә. Аны бетереп Казан Дәүләт консерваториясендә, композиторлык факультетында укый башлый.

Зуфар Хайретдинов исемле ансамбльне оештыра, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли.

Зуфар Хайретдинов Татарстан Республикасының халык артисы исеменә лаек. Татар җырларын яратучыларына җырчы һәм композитор буларак кына түгел, продюссер да, “Йолдызлар фабрикасының” җитәкчесе буларак билгеле. Зуфар абый яшь сәләтләрне эзләү һәм алардан йолдызлар ясау белән шөгылләнә.

Зуфар Хәйретдиновның җырларын күп билгеле (һәм билгесез) җырчылар башкара, алар арасында Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Хания Фәрхи, Гөлнара Тимерҗанова һәм башкалар.

Хәзерге көндә Зуфар абый Рәссәй Авторлары Оешмасының татарстандагы филиалының директоры. Шулай ук ул сөйкемле ир һәм яратучы әти.

Клиплар: