Зәңгәркүк аждаһа

Бу гаҗәеп кечкенә галәми килмешәккә охшаган хайван чынбарлыкта  моллюсклар төренең берсе.
Дуслар, танышыгыз: молюск Glaucus atlanticus – дөньядагы иң матур һәм иң сирәкочыраша торгна диңгез яшәүчеләренең берсе.
Бу матур су яшәүчеләре кешеләр күзләренә бары тик бер вакытта эләгә —  аларны дулкын ярга ташласа гына.

Тышкы кыяфәтләре белән алар кечкенә аждаһаларга охшаган. Glaucus atlanticus гөмере буе агым буйлап йөзеп ашамлык эзләп йөри. Су өстендә калырга моллюскка ул йоткан һава куыклары ярдәм итә.
Бу моллюсклар бик кечкенә, аларның озынлыгы бары тик 2-3 сантиметр. Кайчак 8 сантиметрга кадәр җитә торганнары дә эләгә, ләкин бу бик сирәк була.