Зө–Ләй–Лә

Зө – Ләй – Лә

Артист турында:
“Зө–Ләй–Лә” төркеменең исеме Зөльфия Валеева, Ләйсән Махмутова һәм Ләйсән Закирова исемнәренең беренче харефләреннән төзелде. Группаны җыю – Ләйсән Махмутова хыялы. Ул Ләйсән Закировага бергә җырларга тәкъдим итә, һәм, әлбәттә, Ләйсән Закирова ризалаша. Анныры сон кызлар калган җырчыларны эзли башлыйлар. Алар фикеренчә, яхшы төркем биш җырчыдан торырга тиеш. Ләкин алар өченче кызны гына да таба алмыйлар. Өметне югалта башлагач, Ләйсәннәр беркөнне Тинчурин залында фортепиано уйный торган сөйкемле яшь кызны күрәләр. Аңлаганыгызча, бу Зөльфия Валеева булган иде. Ләйсән Закирова сүзләре буенча, алар бер-берсен кабатламыйлар, ә тулыландыралар. Мәсъәлән, Ләйсән Закированың тавышы — урта сопрано, Ләйсән Махмутовада альт, а Зөлфиядә югары сопрано. Алар өчесе дә өч төрле көйләрдә ускәннәр, Ләйсән Закирова – чит ил җырларында, Ләйсән Махмутова – советлар чарасы эстрадасында, Зөлфия – татар моңнарында.

“Зө-Ләй-Лә” төркеме кызлары көйләрне дә, сүзләрне дә үзләре язалар.

Клиплар: