Яңа мәкаләләр
Танышулар

Танышуга күчү

Рафаэл һәм Динә Латыйповлар

Рафаэл һәм Динә Латыйповлар

Артистлар турында:

Рафаэл һәм Динә Латыйповларның иҗади юлы 1996нчы елда башлана. Журналистлар гаиләсе үзенә, туганнарына истәлег өчен аудиокассетаны чыгарырга булды. Рафаэл белән Динә “Бизнес Рекордс” белән альбомны яздыру турында договор төзи. Шул альбомга ”Эх, Элмирам”, “Тәрәзәңдә утың бар”, “Розалина-малина” җырлары керә. Көтмәгәндә альбом бик популяр була, тамашачылар Латыповлар җырларын яратып тыңлый, дәвам итәргә сорый. Шул ук вакытта концертлар белән тәкъдимнәр килә башлый.

Менә шулай Динә белән Рафаэл журналистикадан сәхнәгә күчәләр.

Менә инде 15 елдан артык алар татар эстрадасының популяр җырчылары. Тамашачылар аларның иҗатын, аларның җырларын, концертларын бик тә ярата. «Гомерләр үтә икән ул», «Ташлап китмә», «Бәхет алмагачы» җырлары соңгы елларның хитлары.

Латыповлар күп төрле язучылар, композиторлар белән эшли. Алар арасында Ирек Гафуров, Фирзар Мортазин, Ринат Рахматуллин, Ильгиз Закиров, Зуфар Хайретдинов, Зифа Нагаева, Динә Камалетдинова, Радик Хакимзянов, Фандас Көтдусов, Каусария Шафикова һәм башкалар.

Шул елар эчендә Динә һәм Рафаэл Латыповлар 12 альбом чыгардылар, шуларның соңгысы — «Без – авыл малайлары».

Клиплар:



загрузка...