Нечкә бил өчен 3 ел корсетта йөрергә

Берлинда яши торган 24 яшьлек Мишель Кобке биле неп-ечкә булсын өчен өч ел буена корсетта йөрегән.
Кызның сүзләре буенча, ул гомере буе тәне белән канәгать булмаган, ә диеталар, аның фикеренчә, анарга булыша алмыйлар.
Шуңа күрә ул радикаль юл белщн барырга булган.

Мишель корсетка күнеккән һәм анарда йоклаган да. Өч ел эчендә аның биле 64 сантиметрдан 40 сантиметрга кадәр кимеде!
Ләкин бу Кобке өчен ахыр түгел, ул дөньядагы рекордны куярга тели.
Ә хәзерге көннәрдә рекордлы кечекенә бил — 38,1 см.