Миляуша Сафина

Миляуша Сафина

Артист турында:
Миляуша Сафина (Миләүшә Сафина) 1989нчы елның 5 мартында Балтач районында туа. Әнисе –тегүче, әтисе төзүче булып эшли. Кечкенә чагыннан ук Миляуша җырлый башлый – баштан балалар бакчасында, аннары мәктәптә барлык тамашаларда катнаша.

9нчы сыйныфны бетерүгә, Миляуша Арча педагогия көллиятенә инглиз телләр факультетына керергә уйлый, ләкин шундагы музыка факультетына керә. 3 ел буена музыка укытучысына укып, Миляуша Сафина төрле җыр бәйгеләрендә катнаша.

Соңыннан ул Казан Дәүләт Мәдәият һәм сәнгать университетына Венера Ганеева классына керә. Беренче курста укыганда, Миляуша Яңа Гасыр уздырган «Яна гасырны тынласаң узеңне ишетерсең» конкурсында 2 урын яулый. Шуннан аның иҗади юлы башлана. Миляуша Сафина җырлар яздыра башлый, шул җырлар бөтен республикага яңгырый.

Аны ТНВдагы чыгыш итәргә, төрле язылышларга чакыралар.

Бүгенге көндә Миләүшә Сафина 4нче курсны бетерде. 2010нчы елда кияүгә чыгып, 2011нче елның гыйнварендә кызы Мәрьям туды. Әлегә ул иҗат белән шөгелләнми, ләкин озакламый яңадан җырларын язарга һәм чыгыш итәргә җыена.