Лэмпардка багышланган инсталляция

Ел башында Лэпмард «Челси» футбол командасыннан китүе турында сөйли башладылар, чөнки аның контракты июнь аенда бетәргә тиеш. Хәзерге вакытта без Лэмпард тагын бер ел уйначагы турында беләбез, ләкин билгеле булмаган чакта, аның ягына Adidas оешмасы басты. «Челси»  белән бергә эшли торган спорт товарларын ясый торган оешма Adidas Фрэнк Лэмпардка багышланган инфографик проектны оештырган.

Лэмапрд Лондон клубында уйнаган чагында ярышташ капкаларына 203 голны бәргән.  Adidas оешмасының 203 тубы  «Стэмфорд Бридж» стадионында нәкъ Лэмпард бәргән урыннарда һәм югарылыкта урнаштырылган. 607 матч эчендә Фрэнк пенальтидан 48 гол бәргән, 20 голны сул аягы белән, 81 – уң аягы белән, 16 тупны – башы белән һәм 38 – аяклар белән очуда.