КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Коляска-велосипед
Зур үскәч һәркем бер генә мәртәбә балалар коляскасында йөрергә теләгәндер. Бу бит шундый кызык! 🙂
Коляскаларда бары тик кечкенә балалар гына йори алуга карамастан, дизайнерлар балаларның әти-әниләре өчен дә чараны тапканнар. Гади колясканы велосипед белән тоташтырып, алар коляска-велосипедны ясаганнар.
Менә бу «Taga» исемле коляска-велосипедны Иерусалимда уйлап чыгарганнар. Әлбәттә, шундый коляска балалларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә ошарга тиеш.
Шул ясалма ярдәме белән, бала белән һавада йөрү тагын да кызыграк булачак.