КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Карл Лагерфельд песиенә өйләнергә тели
Бөтен дөньяга танылган дизайнер Карл Лагерфельд күптән түгел генә үзенең гадәттән тыш теләге турында сөйләгән — ул үз песиенә өйләнергә каршы түгел. 79-яшьлек модельерның песие исеме — Шупетт, һәм аның хатыны булмаса да, ул шулай да зиннәттә коена, һәм хуҗасы шикелле бик шәп яши.
Песинең 3 шахси асравы бар, ә ашамлыкларны ул бары тик кыйбат табак савыттан гына ашый. Шупеттның «үз» Твиттеры да бар, аның артыннан 30-меңлек аудитория күзәтә, һәм ул анда узен Шупетт Лагерфельд дип «атый».
Модельер кешеләр һәм хайваннар арасында туйлар булмаганына моңсулана, ләкин мәчесен туй күлмәгенә киендерү фикереннән баш тартмый.