Исхак Хан

Исхак-Хан

Артист турында:
Исхак Хан (икенче псевдонимы Иван Пугачев) – җырчы, композитор, музыкант, продюссер. Ул музыкаль мәктәбен флейта классыннан бетерә, соңыннан музыкаль училиәесында гитатра классында белем ала. Аннары соң Исхак Хан Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетын оркестр дирижеры дипломын алып бетерә.

Белгәнебезчә, 19 яшенә кадәр Исхак Хан музыка белән шөгелләнү турында уйламаган иде. Ләкин берзаман Казанга концерты белән Владимир Кузьмин килә, һәм шунардан соң Исхак Хан музыка яза башлады. Шул чакта ук флейта классына музыкаль мәктәпкә йөри башлады. Нигә ул флейтаны сайлады дип сорарсыз. Аңлатабыз, Владимир Кузьмин нәкъ флейтада уйнады.

Үзенең иҗади юлын ул 1995нче елда башлый. Шул ук 1995нче елда ИсхакХан “Юрмала-95” бәйгесенең һәм “Җырчылар һәм композиторларных халык иҗаты-95” фестиваленең дипломанты була.

Исхак Хан “Йолдызлы Олимп” исемле халыгара хәйрия телефестиваленең лауреаты.

2002нче елда “Курай” радиосы тамашачылары теләге буенча ул “тамашачылар симпатиясе” призын ала.

2006нче елда узган “Уңыш секреты” конкурсында Исхак Хан финалисты.

Клиплар: