Рубрика: Рубрика с архивом

Ябык күзләр белән эшли торган чәчтараш

Сез чәчегезне бертөрле кисәргә теләгән идегез, ә начар чәчтараш сезне бөтенләй икенче төрле кистердеме? Кызганычка каршы, шундый хәл барлык стилистлар белән килеп чыга ала.
Бары тик Кытайда яши торган мастер Тянь Хао белән шундый хәлләр булмый. Ул искиткеч оста чәчләрне кисә ала. Тянь Хао ябык күзләр белән чәчләрне кисә ала, бары тик аларның аурасын  дзен-медитация ярдәме белән тоеп.
Могҗиза? Ялагн? Без тикшермәдек, ләкин анарга зарланучылар юк.

(далее…)

Дөньяда ал күгәрченнәр бар

Астагы фотода булган күгәрченне Лондонда бер турист фотога төшергән. Бу күгәрченнәр арасында бик сирәк очыраша торган ал күгәрчен төре — Nesoenas Mayeri.
Бу кошлар чынлап та бар, ләкин алар Маврикиядә генә яшиләр, һәм аларның канатлары соры төсле.

(далее…)

Урман матурлыклары

Көтелгән яз инде килеп җитте, ә озакламый җәй дә киләчәк. Әлбәттә, җәй көннәрендә кешеләрнең күбесе ялга китәргә тырыша, диңгезләргә, кояшлы якларга.
Ләкин безнең илебездә дә, шәһәребездә дә бик шәп ял итәргә була бит. Мәсәлән, сезнең отпускыгыз булмаса, ял көннәрдә бакчага яки урманга барып килергә була.

(далее…)

Будда кыяфәтендә булган грушалар

Экспериментларны иҗатта гына түгел, бакчачылыктада куярга була. Ә бакчада үсә торган әйберләргә иҗат белән килсәгез — бәлки сезнең бакчагызда гадәттән тыш грушалар да үсәчәк!
Менә Кытай фермеры Хао Xianzhang гадәттән тыш формалы грушаларны үстерә һәм сата. Әлбәттә, алар зур уңыш белән куллана, чөнки грушалар Будда формасында.

(далее…)

Әкияттәге шикелле йорт

Йортлар төрле була. Кемдер күп катлы манараларда яшәргә тели, кемдер ике-өч катлы шәп коттедж төзи, кемдер заманча техника белән тулы йортны куя, ә кемдер гадәттән тыш кызык әкияттәге шикелле йортны төзи.
Менә шундый кызык йортка карап, аның эчендә ниндидер тылсымчы яши дип уйларга була.

(далее…)

Күмер белән ясалган дулкыннар

Без рәсемнәрне теләсәң нәрсә белән ясап булганы турында бик яхшы беләбез, ләкин һәрчак ниндидер гаҗәеп нәрсә белән ясалган искиткеч матур рәсемнәр шаккатырга мәҗбүр итә.
Нәкъ шулай америка рәссамы Роберт Лонго бөтен дөньяга үзенең рәсемнәре белән танылган да.

(далее…)

Зур сары куян Эребру урамнарында

Зуп-зур сары куянны Швециянең Эребру шәһәре урамнарында күреп була. Эребру шәһәре һәр ел уза торган ачык арт-фестиваль үзәгендә урнашкан. Шул фестивальдә катнаша торган күп төрле рәссамнар арасында монда Флорентин Гофман булган. Нәкъ ул бу куянны үзеннән соң калдырган да.

(далее…)

Акулага охшаган скутер

Дөньядагы иң тиз сакутерларның берсен ясар өчен ике иң моһим нәрсә кирәк икән — искиткеч шәп форма һәм иң көчле йөрткеч.
Менә гидроцикл “Seabreacher X” үзендә акууланың аэродинамик табиги кыяфәтен һәм 260 ат көчле йөрткечне тоташтыра.
Бу гаҗәеп кушылма аны дөньядагы иң тиз скутерлар рәтенә куя.

(далее…)

Рәсем ясамыйча рәсем ясау

Беләсегез килсә, рәсемне ясамыйча да рәсем ясап була икән.
Бу мәзәк түгел, дуслар.
Бу бары тик сәләт һәм эшчәнлек нәтиҗәсе.
Аста сүрәтләнгән рәсемнәр ак кәгазьдә  буи торган әйберләрнең бер тамчысын да кулланмыйча ясалган.

(далее…)

Урман өрәкләре

Шотландиядә, Аллоа исемле кечкенә шәһәр тирәсендәге урманнарда чып-чын өрәкләрне очыратып була.
Алар гади кешеләрдән бернәрсә белән дә аерылмыйлар, бары тик аларның тәннәре тулысынча үтә күренмәле, һәм алар аркылы агачларны, чәчәкләрне куреп була.
Бу танылган шотландия скульпторы Роб Малхолланд (Rob Mulholland) иҗаты турында белмәгән кеше куркып китә ала.

(далее…)