Яңа мәкаләләр
Танышулар

Танышуга күчү

Рубрика: Рубрика с архивом

Коляска-велосипед

Зур үскәч һәркем бер генә мәртәбә балалар коляскасында йөрергә теләгәндер. Бу бит шундый кызык! :)
Коляскаларда бары тик кечкенә балалар гына йори алуга карамастан, дизайнерлар балаларның әти-әниләре өчен дә чараны тапканнар. Гади колясканы велосипед белән тоташтырып, алар коляска-велосипедны ясаганнар.

18 Коляска велосипед (далее…)

Эри торган кешеләр

Экология сораулары бугенге көнгә бик тә мөхим, һәм, әлбәттә, бу проблемага төрлечә игътибарны тарталар. Күтәрелгән сораулар да, игтибарны яулау юллары да төп-төрле була ала. Менә, мәсәлән, глобаль җылыту проблемасы. Аның турында әйтмәгән кеше юктыр, ләкин иң шәп рәвештә игътибарны рәссам Неле Азеведо яулаган.

17 Эри торган кешеләр (далее…)

Аквариумлы кроссовкалар

«Wieden+Kenedy Tokyo Lab» исемле креатив оешма уникаль «Nike Air Abuku» проектын тәкъдим иткән. ABUKU — япония телендә «куык», яки «пузырь». Бу проект Nike Air Max 360 кроссовкасының чын алтын балыклы аквариумга әйләнүен сүрәтли. Шулай ясаучылар аның «һавалы» булуын күрсәтергә тели.

16 Аквариумлы кроссовкалар (далее…)

Шокаладтан ясалган могҗизалар иле

Пекинда урнаша торган шоколад музей-паркы үзенең күргәзмәләрен Кытайның төрле шәһәрләрендә уткәрә.
Шул шәһәрләр арасында Шанхай да булган.
«Himalaya Art Museum» исемле Шанхай музеенда «Шокаладтан ясалган могҗизалар иле» исемле күргәзмәне үткән.

15 Шокаладтан ясалган могҗизалар иле (далее…)

«Apple» ноутбугы исе белән булган парфюм

«MacBook Pro Apple» ноутбукларын аларның югары бәясе аркылы һәркем сатып ала алмый, ләкин аның исен хәзер һәркем тоя ала. Бүгенге көндә духи һәм парфюм нинди генә булмый — чәчәкләр һәм җиләк-җимеш исләре белән генә түгел, ит, китап, метро исләре белән дә. Менә чираттагы яңалык — «Air Aroma» оешмасы «Eau de MacBook» исемле парфюмны чыгарган.

14 «Apple» ноутбугы исе белән булган парфюм (далее…)

Lego-дан ясалган принтер

Принтерлар төрле булганын без, әлбәттә, беләбез, ләкин  Lego конструкторыннан ясалган принтер турында беренче тапкыр ишетәбез.

Бу гадәттән тыш әйберне 14-яшьлек малай Леон Овервил ясаган.  «Lego Mindstorms NXT» исемле җайланыш яза торган каләм белән идарә итә торган өч привод белән җиһазланган.

13  Lego дан ясалган принтер (далее…)

Micro-Phone — кеп-кечкенә кесә телефоны

Micro-Phone узенең зурлыгы белән гади кредит картасына охшаган. Аның габаритлары — озынлыгы 85 мм, киңлеге -55 һәм калынлыгы 5.5 мм, — кесә телефоны өчен рекорд дип санала.
Micro-Phone җиңел итеп кесәгә генә түгел, хуҗасының кошелегына да сыя.

12 Micro Phone — кеп кечкенә кесә телефоны (далее…)

Ничек жираф йоклый?

Барлык хайваннар арасында жирафларга йокы барысыннан да әзрәк кирәк.
Алар тәүлек эчендә 10 минуттан ике сәгатькә кадәр йоклыйлар.
Уртача жирафлар көненә 1,9 сәгать йоклый.

11 Ничек жираф йоклый? (далее…)

Плюш сыерлар

Төрле безгә таныш булган хайваннарның гадәттән тыш токымнары бар. Менә мәсәлән, сезнең сыерларны күргәнегез бармы?
Күз алдыгызга китерегез әле аларны.
Ә хәзер астагы фотода сүрәтләнгән сыерга карагыз.
Бу сыер сез күргән сыерга охшашмы? :)

1 Плюш сыерлар (далее…)

Шундый төрле McDonald’s рестораны

Тиз ашау оешмалары арасында американың McDonald’s челтәре дөньядагы иң зур һәм иң популяр оешма дип саналуы беркем өчен дә сер түгел. Иң кызыгы — дөньядагы барлык McDonald’s рестораннарында гамбургерларның тәме бертөрле. Ә менә McDonald’s биналары кар бөртекләре кебек — ике охшашы табарга бик авыр.

129 Шундый төрле McDonald’s рестораны (далее…)