Apple 4.7 һәм 5.7-дюйм экранлы «iPhone»нарны чыгарырга җыена

Reuters яңалыклар агентлыгы Apple оешмасының 2014 елга булган планнары турындагы мәгълүматне таратты.
«Алмалар» оешмасы зур экранлы смартфоннарның популярлыгы белән борчыла, һәм шуңа күрә аларның планнары буенча алар үзләре зур экранлы «iPhone»ларны чыгармакчы.

Аларның дисплейларының зурлыгы 4.7 һәм 5.7 дюйм булачак.
Шулай ук бюджетлы iPhone чыгуы турында сүзләр бара, аның бәясе $99 булачак.
Әлбәттә, планнар бик шәп, ләкин оешманың идәрәчеләре соңгы мизгелдә планнарын үзгәртә ала.