Алсу Абелханова

Алсу Абелханова

Артист турында:
Алсу Абелханова (Алсу Әбелханова) 1976нчы елның 14 декабрендә Воркута шәһәрендә туа. Кечкенә чагыннан ук ул җырчы булырга хыялланган. Шуннан артык ул журналист булырга теләгән иде.

Консервоториядә укыган чагында, Алсу “Европа-плюс” радиостанциясендә эшли. 2005нче елда улын тудыргач, Алсу Абелханова җырлау гыа җитми дип уйлый. Элекеге хыялын дөньяга ашырып, ул “Останкино” телевидление мәктәбенә документларын биреп, Мәскәүдә укый. Аны бетерүгә, Алсуга Яңа Гасыр каналында “Хаерле иртә” программасныда эшләргә тәкдим итәләр.

Алсу фикеренчә, беренче мәртәбә сәхнәдә дә, камера алдында да бераз куркыныч, ләкин җырлый яисә сөйли башласаң барлык куркуларың юкка чыга.

Алсу Абелханова искиткеч җырчы, профессиональ журналист кына түгел, ул шулай ук яраткан хатын һәм сойкемле ана. Аның улы Әмиргә инде 11 яшь. Бүгенге көндә Алсу концертларда катнаша, Яңа Гасыр каналында эшли, клипларда төшә.

Аның үз тамашачылары, яратучылары бар. Үз сүзләре буенча, Алсу эшен ташлап гаилә белән генә шөгылләнә алмый.

Клиплар: