Ак Юл

Ак юл тэркеме

Артист турында:
“Ак Юл” төркеме 2006нчы елның 18 июнендә нигезләнә. Төп идея Илшат Галиев һәи Рәмис Сәдретдиновныкы. Рәмис шигырьләр белән җырлар язды, ә Илшат гитарада уйнады һәм җырлады. Соңырак төркемгә Илшат Сәгъдуллин килә. Бүгенге көндә Илшат Галиев бер үзе чыгыш итә.

Аның кайбер жырларын «Яна Гасыр», «Кукмара авазы» радиосында ишетергә була, тиздән яңалары яңгырый башлар дип көтә.

Рәмис сүзләре буенча, төркем тарихында очышлар да, төшүләр дә булды. 2008нче елда егетләр “Йолдызлар фабрикасы” кастингында катнаштылар. Күп вакытны алар проектлары белән кызыксына торган кешене эзләгәннәр, ләкин теге елларда татар альтернативасын яратып бетермәгәннәр.

Кайвакыт егетләр барысында ташларга дип уйлаганнар, ләкин шул чакта Зөлфәт Зиннуров алар белән кызыксына башлады, һәм “Ак юл” төркемен билгеле итте

“Ак юл” планнарында альбом яздырырга һәм клип төшерергә.